Бүген район Мәдәният йортында. Кама Тамагы Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда районыбызның муниципаль хакимият органнары вәкилләре, бер-берсен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, җыелды. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов чын күңелдән котлады.
Чаралар барышында Наил Альберт улы иң яхшы хезмәткәрләргә район җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен республика һәм район бүләкләрен, вазыйфаи бурычларын үтәгәндә югары профессионализм һәм компетентлык тапшырды.
Бәйрәм дәрте белән муниципаль хезмәткәрләр очрашуына үзешчән сәнгать коллективларының иң яхшы иҗат номерлары өстәлде.