21 апрель көнне халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ эш бирүчеләр көне узды. Чарада «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Копанев һәм кадрлар буенча инспектор Наталья Фарафонова катнашты. Эшне эзләүче гражданнарга 70 эш урынына 17 вакансия тәкъдим ителде, иң күп өлешен ярдәмче эшчеләр, тракторчылар, мобиль төркемнәр контролерлары (иминлек хезмәте) тәшкил итә. Алексей Копанев эшсез гражданнарга хезмәт шартларын, эшне оештыру тәртибен җентекләп аңлатты (аерым алганда, эш бирүче ерак авылларда яшәүчеләр өчен вахта оештырырга әзер, бушлай кайнар азык белән тукландыру оештырылган, медицина тикшерүенә чыгымнарны каплау башкарыла).
Эш бирүче көнендә 17 кеше булды, шуларның 16 - эшсез гражданнар. Барысы да оешма җитәкчелеге белән шәхсән үзе аралаша, кызыксындырган сорауларын бирә, кадрлар бүлеге белән әңгәмә үтә алды.
Эш бирүче көне нәтиҗәләре буенча эшкә 8 юнәлеш бирелгән.