Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән 23 нче апрельнең 22.00 сәгатеннән алып 24 нче апрельнең 10.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү килде.
21 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары алырга киңәш ителә.
Томан юлда хәрәкәт итүчеләрнең барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кисәк туктаулардан сакланырга кирәк. Тукталыр алдыннан тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Туктарга кирәк булганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда яхшы күренә торган махсус жилет кияргә.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәшләр:
1. Урам һәм юл аркылы чыкканда бик нык игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга;
3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир асты яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп аркылы чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Яхшы күренү торган махсус жилет кияргә яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмагыз, чөнки карлы юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаручы элементларны кулланырга.
Машина йөртүчеләргә:
1. Мондый шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырып , узып китүләрдән баш тартырга;
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кисәк туктаудан сакланырга, туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Туктарга кирәк булганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә.
5. Бөтен оптика төзек булырга тиеш;
6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тауга түбән хәрәкәт иткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.