«Мәгариф» милли проектын үстерү максатларында Татарстан Республикасында мәгариф оешмаларында шахмат зоналары булдыру буенча махсус партия проекты старт алды. Әлеге проект кысаларында 2021 елның 26 апрелендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.
Тантанада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Авхатович Габидуллин катнашты.
Әлеге чараның иганәчесе муниципаль берәмлек депутаты булды. Кама Тамагы Дәүләтшин Раил Хәмит улы, Кама Тамагы районының хәрби комиссары Мещанов Александр Васильевич, "Тәтеш автомәктәбе" (ДОСААФ) җитәкчесе Колсанов Александр Геннадьевич.