«Россия Федерациясенең Цифра икътисады» милли программасының «Мәгълүмати иминлек» федераль проектының 1.35 пунктын үтәү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалардан сораштыру оештыра.
Сораштыру ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, социаль һәм икътисадый әһәмиятле, системалаштыручы муниципаль берәмлек оешмалары хезмәткәрләре арасында үткәрелә.
Анкеталауны 31 майга кадәр сылтама буенча узарга мөмкин.