Чернобыль авариясе: 35 ел тарих" истәлекле чарасы, ул Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган иде

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Чернобыль авариясе: 35 ел тарих" истәлекле чарасы, ул Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган.

Очрашуга Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Виталий Юманов, авария ликвидаторлары Анатолий Бычков һәм Владимир Федоров, Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 А сыйныф укучылары чакырылган.

Чарада катнашучылар өчен Чернобыль вакыйгалары турында документаль фильм күрсәтелде. Һәлакәттә катнашучылар әлеге вакыйгалар турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Анатолий Бычковка һәм Владимир Федоровка "Чернобыль АЭСында аварияне бетерүгә 35 ел" истәлекле медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International