Кама Тамагында Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны тернәкләндерү һәм тәрбияләү мәктәбе эшли

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Кама Тамагы районының «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакыт тәрбия бирү системасын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга тернәкләндерү һәм тәрбия бирү мәктәбе» стационар эшли, ул үз максаты белән социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләрен, өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын, инвалидларны, тормыш эшчәнлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне өйләренә карап тәрбияләү күнекмәләренә өйрәтү. 

Апрель аенда социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече тарафыннан дистанцион һәм төркемле дәресләр үткәрелде. Дәресләр куркынычсыз йорт оештыруга, кинестетика нигезләренә, социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү технологияләренә багышланган иде.

“Тернәкләндерү һәм тәрбия бирү мәктәбе”ндә уку күнекмәләрен үтәргә теләүчеләр Кама Тамагы районының “Богородский рай” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Татарстан Республикасы, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы, К.Маркс ур., 2 йорт, яисә 8(84377) 2-13-10, 2-17-51 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International