Бүген Кама Тамагы районына эш визиты белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Габдрахманов Илдус Харисович килде. Сәфәрдә аны муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, «Россельхозцентр РТ» ФДУ филиалының район бүлеге башлыгы, Идарә белгечләре озата йөрде.
«Олы Кариле» ҖЧҖенең Караталга авылы янындагы көзге бодай басуларын, «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖен (Уразлино) карап чыктылар, уҗымнарның яхшы тишелешен билгеләп үттеләр. Олы Салтык, Уразлин авылларында эретү төеннәре төзелешен, «Барго» чәчү комплексы (ФЕНДТ тракторы) эшен дә бәяләделәр. Министр урынбасары А.Р. Ялалетдиновның «Камский виноградник»ында булды, анда бар куәткә теплицалар төзү эше бара. Районда язгы кыр эшләренә яхшы бәя бирелде.Бүгенгә 1211 га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар (957 га арпа һәм 254 га бодай) чәчелгән. 10 чәчү комплексы эшли.