2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 14 маенда 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) гражданнарны кабул итү булачак. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләргә үз сорауларын Федераль суд приставлары идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә “Skype” программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренең кабул итү бүлмәләрендә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.