Бүген, 2021 елның 30 апрелендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш узды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2021 елның 9 һәм 12 маенда Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә чаралар әзерләү һәм үткәрү турында.
2. 2021 елның май бәйрәм һәм ял көннәре турында (1-3 май, 8-10 май)
(предприятиеләрдә һәм оешмаларда, җирлекләрдә җаваплы затларның кизү торуын оештыру турында).
3. Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен электрон тавыш бирү турында.
4. Башлангыч электрон партия тавыш бирүендә катнашу өчен теркәлү турында (праймеризда катнашу)