Район Башлыгының 1 Май белән котлавы

2021 елның 30 апреле, җомга

Хөрмәтле райондашлар !

1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез !

Бу якты һәм шатлыклы бәйрәм, элеккечә үк, халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә. Ул россиялеләрнең бердәмлеге һәм теләктәшлеге символы булып тора. Бу көнне без тыныч хезмәтебезне данлыйбыз!

Бүген районыбыз файдасына уңышлы һәм намус белән хезмәт итүчеләргә-авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре хезмәтчәннәренә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, кече бизнес вәкилләренә һәм  башка, мөһим тармак белгечләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Бу бәйрәм үз көчебезгә ышанычны ныгытсын, күтәренке кәеф бүләк итсен. Язгы җылылык белән бергә яңа көчләр һәм идеяләр тусын, ә һәрберебезнең хезмәт казанышлары безнең район, республика, илнең алга таба үсешенә һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш кертсен!

Һәр йортта бәхет, тынычлык һәм иминлек булсын! Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, язгы, шатлыклы хис-кичерешләр һәм билгеләнгән планнарыгызда  уңышлар телибез!

Хөрмәт белән,

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International