Кама Тамагы муниципаль районы Советының 10 нчы утырышы

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген, 2021 елның 4 маенда, дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 10 нчы утырышы булды.

Көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды:

1.     2020 елда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында.

2. “Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының “2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында”.

3. “Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында” карар проекты хакында.

4. “Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә муниципаль-хосусый партнерлык турында нигезләмә” 2017 елның 19 апрелендәге 90 номерлы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2020 елның 22 июнендәге 261 номерлы карар редакциясендә).

5.     Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә инвалид һәм инвалид балалары булган гаиләләргә җир кишәрлекләрен беренче чиратта бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.

6.     Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм индивидуаль торак төзелеше өчен гражданнарга бирелә торган җир участокларының иң чик күләмен билгеләү турында.

7.     Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Кирель авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

8.     Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының “Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесенә Ф.С. Юнысов исемендәге исем бирү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International