Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе шефлыкка алынган хәрби частьтә булды

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 - 30 апрелендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Авхатович Габидуллин, Кама Тамагы районы хәрби комиссары Александр Васильевич Мещанов составындагы Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе Мәскәү астындагы Ногинск шәһәрендә булды, анда хәзерге вакытта безнең районнан 7 егет хезмәт итә.

Район җитәкчелеге хәрби хезмәткәрләрнең көнкүрешен, хезмәт итү шартлары белән танышты, уку классларын, спорт залын, казармаларны карады, солдатлар белән әңгәмә корды. Часть җитәкчелеге безнең сугышчыларның бик хезмәте белән шактый. Алар турында хезмәттәшләре яхшы сөйли. Аларга җиңел хезмәт телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International