2021 елның 8 маенда Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы кубогына волейбол ярышлары узды.
Чараны ачып, спортчыларны уен алдыннан яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хәлим улы Хөснетдинов сәламләде.
Ярышларда 5 команда катнашты.
Турнир йомгаклары буенча өченче урынны "Факел" (Кармалы) командасы, икенче - "Кама Тамагы татар мәктәбе", беренче урынны "Импульс" командасы (җыелма команда) алды.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховка турнирны оештыруда финанс ярдәме күрсәткән өчен рәхмәт! Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга да яңа җиңүләр телибез!