Район Башлыгының Җиңү көне белән котлавы

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле райондашлар!

    Сезне, барыбыз өчен дә иң кадерле һәм изге бәйрәм-Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

    9 Май-илебез тарихында һәм һәр Россия гаиләсе тормышында истәлекле, онытылмас дата. Бердәм халык булуыбызны тоя торган бердәнбер көн бу. Бөек Ватан сугышы-ул безнең уртак хәсрәтебез, ә Бөек Җиңү - безнең уртак шатлыгыбыз.

  Җиңү көне  батырлык һәм фидакарьлек, ныклык һәм ышаныч, хәсрәт һәм күз яшьләре белән сугарылган. Сугыш юлларындагы  сынауларның  исәбе юк. Бу көнне якынайтып, солдатлар атакага күтәрелде. Тылда авыр хезмәт аналар, хатыннар һәм балалар  җилкәсенә төште. Һәм дистә еллардан  соң, без һәр кешенең  шәхси батырлыгын хөрмәтлибез. Сугыш кырларында ятып калган, лагерьларда җәфаланган, ачлыктан һәм яралардан гомерләре өзелгән , Ватаныбызның бәйсезлеген һәм бөтенлеген, кешеләрнең тормышка хокукын саклап калучыларны хөрмәт белән  искә алабыз.

    Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре,  Сезгә, кырык бишенче елның яз шатлыгы, яңадан торгызылган шәһәрләр һәм авыллар, сугыштан соңгы буыннарның тыныч тормышы өчен рәхмәт. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез,  эшләребездә һәм омтылышларыбызда Сезгә тигезләшәбез һәм эстафетаны кабул итеп, әти-бабаларыбызның данын арттыру өчен барысын да эшләячәкбез.

     Кадерле якташлар! Бу якты Май бәйрәме һәркайсыбыз өчен горурлык чыганагы булып хезмәт итсен, туган җиребез хакына яшәү һәм хезмәт итү теләге, шатлыгы белән тулыландырсын! Сезгә бәхет, тынычлык  һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән ,

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                                                              Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International