Хөрмәтле мөселманнар!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Ураза бәйрәме изге уразаның төп йолаларын - рухи чистарынуны, тынычлык, шәфкатьлелекне, игелекле гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләргә бертөрле якын һәм аңлаешлы. Алар дуслыкка һәм иҗатка, игелек һәм мәрхәмәтлеккә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өнди, тарихи яктан тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Бу бөек бәйрәм һәр йортка һәм һәр гаиләгә күнел җылылыгы , шатлык, татулык, игелек һәм иминлек китерсен! Ураза бәйрәме барыбызга да рухи тынычлык бүләк итсен һәм үз көчебезгә ышаныч уятсын иде. Тормышыгыз изге эшләр һәм гамәлләр белән сугарылсын. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А.Вазыйхов