Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләрне саклау турында шторм кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 18 майда көндез урыны белән максималь һава температурасы +34 градуска кадәр көчле эсселек саклана.

2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 

1.Өйдә һава температурасын салкынча итеп  тотарга тырышыгыз. Көндез тәрәзә һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз ( бигрәк тә тәрәзәләр кояш ягына караган булса).   Төнгә, урамда һава температурасы бина эчендәгегә  караганда түбәнрәк булганда, тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын  ачыгыз. Әгәр сезнең торагыгыз кондиционер белән җиһазланган булса, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градустан артык  булганда, вентилятор кызу сугу  авыруларыннан коткарып кала алмый. Күпләп эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Төнгә өйнең  иң салкынча бүлмәсенә   күчегез. Әгәр мөмкин булмаса, салкынча температураны сакларга тырышыгыз, көненә 2-3 сәгать салкынча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз.  Автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тән кызмасын өчен җитәрлек сыеклык эчәргә кирәк. Салкынча душ кабул итегез. Шулай ук салкын компресслар ясарга  яки төренергә, юеш салкын сөлгеләрне кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. Натураль тукымалардан җиңел һәм иркен  кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка һәм  кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тартып , күпләп су  эчегез.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр сезнең танышларыгызның берәрсенә аномаль эсселеккә бәйле рәвештә сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм алырга ярдәм итегез. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләр янына тәүлеккә кимендә бер тапкыр кереп чыгарга  кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның җылылык эйләнешенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз.Әгәр сезнең сәламәтлегегезгә бәйле проблемаларыгыз бар икән:  даруларны температура 25 градустан артмаган урында  яки суыткычта (инструкцияне үтәгез) саклагыз, хроник чирдән җәфа чигсәгез яки бер үк вакытта берничә даруны кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

5. Әгәр сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә.Башың әйләнүен, хәлсезлек, борчу  яки бик нык сусау , баш авыртуын сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга  күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклыкны югалтуны тулыландыру өчен, су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез.Әгәр авыртулы мускул спазмнарын сизсәгез (алар еш кына аякларында, кулларда яки корсак өлкәсендә барлыкка килә, күп очракта дәвамлы физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсседә була), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган эремәне эчегез. Әгәр җылылык спазмнары бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.Гаилә әгъзаларыннан яки сез карый торган кешеләрдән кешенең тәне артык коры һәм кызышкан булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килсә, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Медиклар килгәнче зыян күрүчене салкынча урынга күчереп, аны горизонталь хәлдә аякларын аз гына күтәртеп яткырыгыз.

 Зыян күрүчене чишендереп һәм түбәндәге процедуралар үткәрә башлагыз: култык асты чокырлары һәм касык өлкәләренә , муенына салкын компресс салыгыз, саф һава агымын тәэмин итегез,тән тиресенә бүлмә температурасындагы су бөркегез.  Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр дә ул аңсыз булса, аны  бер ягына  яткырыгыз.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International