Ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәннәре Җиңүнең 76 еллыгына азык-төлек җыелмалары алды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы башлангычы белән, “Пятерочка” һәм “Перекресток” сәүдә маркаларының иганәчелек ярдәме белән, район җирлекләрендә яшәүче тылда яшәүче 30 ялгыз һәм 86 ялгыз яшәүче хезмәт кешесенә Җиңүнең 76 еллыгына азык-төлек җыелмалары бирелде.

Алар арасында район үзәгеннән Мөслимә Гомәрова (сугыш ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне) бар иде. Аның пакетын тапшырырга “Кама Тамагы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Хәмзина, “Пятерочка” кибете директоры Гөлназ Гыйззәтдинова, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Юманов килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International