Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

2021 елның 20 маенда көндез (08 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр һәм метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә 2021 елның 20 маенда көндез (08 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, эре град, җилнең тизлеге секундына 18-23 метр, урыны белән 25-27 метрга кадәр.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналарда булырга , чыгып йөрүне чикләргә  киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска .

2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортлар диварлары янында ышыкланырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә куелган автотранспортка  сынган  ботаклар зур куркыныч тудыра .

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү бик куркыныч.

6.  Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук  җилдә купкан  түбә һәм декор элементлары куркыныч тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә күбрәк була.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджийдан тышка коелырга  мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торакта яисә эш урыннарында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International