Заһирова Фәһим Шаһинур кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Загирова Фәһимә Шаһинур кызы  Кама – Тамагы районы  Яңасала  авылында  1931  елның  20  маенда  колхозчы  гаиләсендә  бишенче  бала  булып  дөньяга  килә.

1940  елда  Яңасала  җидееллык  мәктәбенә  укырга  керә. “4 нче класста  укыганда  кырда, урган  ашлыкны  олы апалар белән  көлтәгә  бәйли  идек” -дип искә ала ул  балачагын.

1950 -1953   елларда колхозда счетовод булып  эшли. 1954 -1957 елларда кибеттә сатучы  булып эшли.

1956 елда  шушы авыл егете Загиров Вазыйхка кияүгә чыга. Алар 5 ир бала тәрбияләп үстерәләр.

1957 -1979 елларда  Яңасала мәктәбендә счетовод, җыештыручы, мәктәп интернатында  төнге  тәрбияче, буфетта сатучы булып эшли.

1979 – 1983 елларда Яңасала пекарнясында  экспедитор булып хезмәт куя.

1983-1988 елларда  Яңасала  авыл Советына  бухгалтер  итеп чакыралар. 45 ел  хезмәт стажы белән  ялга чыга.

1982 елда  Фәһимә  апа  “За  долголетний, добросовестный труд”,  “За доблестный  труд в ВОВ 1941 - 1945 гг” медальләре белән бүләкләнә.

Бүгенге  көндә  Фәһимә  апа  улы Рифат  гаиләсендә , район үзәгендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International