Соңгы кыңгырау

2021 елның 22 мае, шимбә

Бүген Кама Тамагы муниципаль районының барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды.

Бәйрәм линейкаларында Кама Тамагы муниципаль районы хакимиятеннән вәкилләр катнашты. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов Кама Тамагы урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада катнашты.
Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында чыгыш ясап, аларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм тормыш юлын дөрес сайлауларын теләде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук «мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Елена Александровна Гыймадиева, мәктәп директоры Елена Владимировна Закирова, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International