Татарстанда ашлык киптерү комплекслары төзелә

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Татарстанның Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында «Август-Агро» ИКнең урып-җыю вакытына ашлык чистарту-киптерү комплекслары төзелә. Объектлар агрофирмалар ашлыгының чисталыгын һәм сакланышын тәэмин итәчәк.

Комплекслар төзелеше барышы турында «Август-Агро» ИКнең генераль директорының саклау һәм эшкәртү буенча урынбасары Фәрит Гыйрфанов сөйләде:

- “Август-Теләче”дә төзелеш эшләре Әнәк авылы янында башланды.  Фундаментлы эшләрне тәмамлыйбыз, металл конструкцияләрен җыю бара. Газүткәргеч салуны тәмамлыйбыз.

«Август-Кама Тамагы» агрофирмасында ашлык чистарту-киптерү комплекслары ике мәйданчыкта төзелә: Зур Салтык һәм Мәйдан. 1 июньгә бетон эшләрне тәмамларга планлаштырабыз, хәзер металл конструкцияләр җыюга керешәбез. Бу ашлык чистарту-киптерү комплексларында аротка складлары булачак.

«Август-Лениногорск»га килгәндә, биредә «Каркали» комплексын реконструкцияләү төгәлләнеп килә: беренчел һәм икенчел чистарту машиналары урнаштырылган, мәйданчык буенча бетон эшләр алып барыла. Бу көннәрдә икенче ашлык киптерү комплексы монтажлана башлады.

Һәр ашлык чистарту-киптерү комплексына газ, электр, керү юллары китерәбез.  Барлык мәйданчыкларда да эш янәшәсендәге территорияне төзекләндерү проекты буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International