Кама Тамагы районына эш визиты белән РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов килде.
Район үзәк хастаханәсендә булдылар, депутат баш табиб белән шәхсән аралашты, эш шартлары, халыкны Covid-19дан вакцинацияләү процессы белән кызыксынды.
Илдар Ирек улы һәм Наил Альберт улы Кама Тамагы штп ишегалларын карадылар. Алар «Безнең ишегалды»программасына кергән. Ишегаллары буйлап экскурсия барышында ремонттан соң модернизацияләүнең төп төрләре турында фикер алыштылар, узган елда башкарылган эшләрнең сыйфатын карадылар.