2021 елның 28 маенда Җиңү паркында Кама Тамагы һәлак булган совет сугышчыларына мемориал янында чик буе сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды.
Традиция буенча чик сакчылары җыр белән һәйкәл янындагы якташларына килделәр. Аларны бәйрәм белән котлап, район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Кама Тамагы районы хәрби комиссары Александр Васильевич Мещанов изге теләкләрен җиткерделәр.
Аннары обелискка чәчәкләр һәм венок кую тантанасы булды. Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты хезмәткәрләренә музыкаль номерлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Тантаналы өлеш салют җибәрү белән тәмамланды.