Сатдарова Флюра Корбангали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Сатдарова  Флера  1931 елның  29  маенда  Югары  Барыш  авылында  туа. 1934  елда  аларның  гаиләсен  Уралга  шахтага  җибәрәләр.  1939  елда  әнисе  үлә,  үги  ана  тәрбиясендә  үсә.

16  яшеннән  комрессорныйда  машинист  ярдәмчесе  булып  эшкә  урнаша. Аннары  озак  еллар  машинист  булып  эшли.

1949  елда  Сатдаров  Хәсәнгә  кияүгә  чыга.  36  ел  бергә  яшәп  3  бала  тәрбияләп  үстерәләр.

1961  елда  алар   Төрекмәнстанга  китәләр. Анда  27  ел  ит  комбинатында  эшли.

2003  елда  Яңасала  авылына  кайтып  урнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International