Кадерле балалар һәм хөрмәтле өлкәннәр!
Сезне чын күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Җәйнең беренче көнендә без традиция буенча Халыкара балаларны яклау көнен — балачак, шатлык, өмет бәйрәмен билгеләп үтәбез.
Безнең укучылар өчен бу җәйге каникулларның башы да-кызыклы, якты вакыйгалар белән тулы вакыт.
1 июнь безгә, өлкәннәргә яшь буын турында даими кайгырту, бала хокукларын саклау һәм хөрмәт итү, үсеп килүче гражданнарның киләчәге өчен безнең җаваплылык турында искә төшерә.
Балалар-безнең байлыгыбыз. Алар өчен без эшлибез һәм яшибез, планнар корабыз, бәхеткә өметләнәбез.
Үзен балалар белән эшләүгә багышлаган һәркемгә рәхмәт. Балалар әти-әниләренә, әби-бабайларына, зирәклекләре балаларны авырлыклардан саклап калган, игелеккә һәм гаделлеккә ышанырга өйрәткән гаиләләргә аерым рәхмәт.
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, үзара аңлашу телим!
Ә Кама Тамагы районының яшь кешеләренә-онытылмаслык, күңелле җәй, яңа дуслар һәм ачышлар!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов