Бүген, 2021 елның 1 июнендә, район мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Талантлар парады” тантанасы булды.
Районның иң актив, сәләтле балаларын хөрмәтләделәр. Бу көнне сәхнәгә республика олимпиадалары, иҗади конкурслар һәм фәнни гамәли конференцияләр җиңүчеләре, призерлары, Бөтенроссия һәм республика ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар чыкты.
Балаларны һәм педагогларны Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, “Мәгариф идарәсе” МКУ башлыгы Елена Александровна Гыймадиева котлады. Барысы да балаларга яңа уңышлар, иң кыю иҗади планнарны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
Чарада катнашучыларга артистлар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр.