Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан гражданнарны уртак кабул итү

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

2021 елның 08 июнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры гражданнарны кабул итәчәк.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Сария Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка “Skype” программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

(843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча алдан язылу кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International