«Балачак иминлеге» акциясе һәм «Игътибар - балалар» оператив-профилактик чарасы

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 2 июнендә “Балачак иминлеге” акциясе һәм “Игътибар - балалар” оператив-профилактик чарасы кысаларында юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, велосипедчыларның һәм электр самокатоларының куркынычсызлыгын күтәрү, транспорт төрендәге һәлакәтләрне булдырмау максатында “Мәгариф идарәсе” МКУ башлыгы Е.Ә. Гыймадиева һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе А.Ш. Борһанов, Югары Ослан районында профилактика бүлеге һәм секторның әйдәп баручы белгече К.Батманова белән берлектә “Яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар” дигән чара үткәрделәр.

Оештыручылар яшь велосипедчыларга һәм электр самокатолары ияләренә үзләрен юл өлешендә, җәмәгать урыннарында ничек тотарга һәм үзләрен пассив яклау чаралары ярдәмендә ничек куркынычсызлыкта тотарга икәнен искә төшерделәр. Транспортның әлеге төрләре хуҗаларына велосипед һәм электросамокат - иң тотрыксыз һәм куркыныч хәрәкәт чарасы, дип сөйләделәр. Көтелмәгән тигезсезлек яки юлда бәреп төшерү, кинәт тоткарлану - болар барысы да куркыныч һәм тигезлектән чыгарырга мөмкин.

Велосипед, электросамокат, автомобиль кебек үк, тиз арада туктатырга мөмкин түгел. Тормозлаганда тигезлекне югалтырга мөмкин. Оештыручылар балаларга нинди урыннарда велосипедта һәм электросамокатта йөрү куркынычсыз булуын искәртте. Безнең җирлектә, бу төзекләндерелгән парклар. Акцияне үткәргәндә юл хәрәкәтендә катнашучы балаларга “Юл хәрәкәте кагыйдәләре” белешмәлекләре һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырылды. Чарада шулай ук Кама Тамагы һәм Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналары һәм педагоглары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International