Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән 8 нче июньнең 06.00 сәгатеннән алып 20.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 8 нче июнендә иртән һәм кичен урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналарда булырга , чыгып йөрүне чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска .
2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортлар диварлары янында ышыкланырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Биек агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә куелган автотранспортка сынган ботаклар зур куркыныч тудыра .
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү бик куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җилдә купкан түбә һәм декор элементлары куркыныч тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә күбрәк була.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджийдан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торакта яисә эш урыннарында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.