Район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 7 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән җыелыш узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.     Республика маркетинг үзәге аша сатып алулар үткәрү турында.

Хәбибуллова Миләүшә Хәлим кызы - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары.

2.       2020 елда Кама Тамагы район электр челтәрләре эшчәнлеге, 2021 елга планнар һәм бурычлар турында.

Зөбәрев Александр Александрович - Буа электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» АҖ филиалының Кама Тамагы электр челтәрләре башлыгы.

3.       Бердәм Россия” партиясеннән муниципаль берәмлекләрдә сайланган депутатлар хисабы турында.

Габидуллин Газинур Авхатович - Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары.

4.       Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күздә тотылган чаралар турында.

Заһидуллин Ринат Марат улы - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International