Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятькә 2021 елның 1 июненә кыскача анализ

2021 елның 11 июне, җомга

Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 2021 елның 1 июненә 83 кеше тәшкил итте (01.06.2020елга - 105 кеше).

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның 1 июненә эшче көчләр санының 1% ын тәшкил иткән (01.06.2020г - 1,3 %).

Эш бирүчеләр тарафыннан күрсәтелгән вакансияләр саны 2021 елның 1 июненә 126 эш урынына 58 берәмлек тәшкил итә (01.06.2020г. - 58 берәмлек). Вакансияләрнең иң күп өлеше авыл хуҗалыгы (12 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (11 вакансия), эшкәртү производстволары (10 вакансия), сәламәтлек саклау (6 вакансия).

Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләргә тракторчы-машинист, ярдәмче эшче, машина белән сыер саву операторы, горничная, официант, пешекче, машина йөртүче керә.

Шулай ук ихтыяҗ булган вакансияләр турында Сез «Работа в России» https://trudvsem.ru/порталында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International