Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй белән котлыйм!
Ул Татарстанда да, бөтен Россия буенча да, аннан читтә дә киң билгеләп үтелә. Аны илебезнең төрле почмакларында таныйлар һәм яраталар. Бу якты һәм күңелле бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын гәүдәләндерә һәм көзен мул уңышка өмет бирә. Авыл хуҗалыгы - ул яшәү нигезе, без үзебезнең җиргә-туендыручыга тиешле бәя бирәбез, авыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз. Авыл хуҗалыгы ветераннарына иң изге теләкләр.
Быел да бәйрәм зур колач белән, күңелле һәм шау-шулы узар дип ышанам. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар төрле ярышларда һәм Уеннарда үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтә алачаклар.
Чын күңелдән һәркайсыгызга шатлык, иминлек һәм муллык, һәр гаиләгә тынычлык, гармония һәм мәхәббәт телим! Бәхет, сәламәтлек һәм игелек сезгә!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов