12 июньдә Россия көнендә Кама Тамагы районының 14 яшьлек халкына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Быел тантаналы чара милли Сабантуй бәйрәменә туры килде. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов кулыннан Россия Федерациясе гражданинының төп документын бу көнне 6 егет һәм кыз алды.