Дәүләтшина Ания Ибраһимовна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Дәүләтшина Ания апа ТАССРның Кама Тамагы районы Олы Кармалы авылында күп балалы гаиләдә туа. Туган авылында башлангыч һәм тулы урта белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында, ул чордагы барлык балалар кебек үк, колхоз кырларында эшләгән. Эшне уку белән бергә алып бара. 1949 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Динамо» колхозы җитәкчелеге тәкъдиме һәм юлламасы буенча, Казан шәһәрендә бухгалтерлар курсын тәмамлый, бөтен хезмәт эшчәнлеген хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, 1986 елда тагын өч ел эшен дәвам итә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен күп санлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнде.

1987 елның 21 февралендэ, колхозның гомуми җыелышы беркетмәсе карары нигезендә

« Большевик " колхозының атказанган колхозчысы дигэн исем бирелэ.

1967 елда Олы Карамал авылында яшәүче Дәүләтшин Рәмбиккә кияүгә чыга.. Тату гаиләдә ике бала - кызлары Резедә һәм улы Рөстәм тәрбияләп үстерәләр. Кызы үз гаиләсе белән район узэгендэ яши. Ания Ибраһим кызы улы Рөстәм белән яши. Ул үз балалары һәм оныклары өчен яраткан әни һәм әби. Ания Ибраһим кызы Олы Карамалы авыл җирлегенең хөрмәтле кешесе.

Ул хезмәт сөючән,игелекле, аралашучан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International