Салым органнары гражданнар өчен салымнарны түләмәүнең нәтиҗәләре, шулай ук салым бурычын түләү ысуллары турында мәгълүмат бирә

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Салымны вакытында түләмәгән гражданнар бурычлы статусын ала. Салым түләү бурычы яшенә бәйле түгел. Балалар өчен салымнар аларның законлы вәкилләре түләргә тиеш.

Салым түләүче шундый мөлкәткә ия булган очракта гына җир, транспорт салымы һәм мөлкәткә салым түләргә тиеш. Мөлкәт турындагы мәгълүматлар дәүләт кадастр исәбенә алуны һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнардан һәм транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алучы органнардан салым органнарына керә. Мәсәлән, транспорт салымын исәпләү ЮХИДИ органнарында транспорт чарасын теркәү датасыннан алып конкрет хуҗаны исәпкә алу датасына кадәр башкарыла. Шуңа күрә, милек объектларына карата дәүләт исәбеннән төшерү буенча барлык юридик-әһәмиятле гамәлләрне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Әгәр дә түләмәү салым исәп-хисабы белән килешмәү аркасында килеп чыккан икән, салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны түләү срогы чыкканчы эшләсәң яхшырак булыр.

Түләнмәгән салым суммасына түләнмәгән һәр көн эчендә Россия Үзәк банкының 1/300 ставкасы пеня исәпләнә.

Салымнар буенча бурычларны мәҗбүри түләтү барышында милекне һәм счетларны кулга алу, чит илгә чыгуны тыю, милекне яңадан теркәүне тыю башкарылачак, өстәмә рәвештә суд приставлары тарафыннан башкарма җыем түләнәчәк, ә банкротлык мөмкин.

Бурыч салым серенә кагылмый, димәк, бурычлы репутацион куркынычлар йөртә. Теләсә нинди сумма бурыч булып торуын аңлау мөһим.

2021 ел башыннан Татарстан Республикасында кайбер дәүләт хезмәтләре һәм ярдәм чаралары алучыларның салымнар, җыемнар һәм Россия Федерациясе бюджет системасына башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаганда күрсәтелә. Әлеге таләп региональ законнарга һәм җирле үзидарәнең норматив хокукый актларына тиешле үзгәрешләр кертү белән беркетелгән. Дәүләт хезмәтләре яки ярдәм чаралары күрсәтүче органнар ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша салым бурычлары булуын тикшерәләр. Хезмәт күрсәтүләрне (ярдәм чараларын) алучыларга тиешле белешмә артыннан салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Салымнар буенча бурычлар турында ничек белергә?

Салым бурычы турындагы мәгълүмат мәҗбүри түләтүләр буенча салым органнары документларында чагыла, алар бурычлыларга РФ Салым кодексында билгеләнгән срокларда җибәрелә.

Моннан тыш, үз бурычларын Россия Федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетына" яки Google Play һәм App Store дагы бушлай мобиль кушымта - "Налоги ФЛ" га кушылып белергә мөмкин. Мондый Шәхси кабинетка керү өчен пароль сыйфатында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Бердәм порталының исәп язмасын яки Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясендә 15 минут дәвамында алынган кодны кулланырга мөмкин.

Балигъ булмаган гражданнарның законлы вәкилләре шундый ук принцип буенча үз баласының бурычы турында белешмәләр алырга мөмкин, шул исәптән аның Россия ФНС сайтындагы шәхси кабинетына керүне рәсмиләштерү юлы белән.

Классик ысул - салым түләүгә квитанция алу аша - камилләштерелгән: квитанцияне Татарстанның теләсә кайсы салым органы бирә ала (Россия Федераль салым хезмәтенең махсуслаштырылган 18 нче һәм Татарстан Республикасы буенча 20 нче номерлы МРИ-НСы искәрмә).

Моннан тыш, физик затларның милек салымнары буенча бурычларын бүген республикада МФЦ филиалларында, ЮХИДИ бүлекчәләрендә, Миграция хезмәтендә, шулай ук Техник инвентаризация бюросында һәм Россия почтасында белергә мөмкин. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Татарстанда сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда салым органнарының мобиль офислары вакыт-вакыт эшли.

Салымнарны ни дәрәҗәдә җиңел түләргә?

Хәзерге вакытта кеше салымнарны "бер кликка" түли ала.

Салымнарны вакытында түләмәгән өчен пенялар исәпләнүен истә тоту мөһим. Шуңа күрә бурычны турыдан-туры квитанция алган көнне түләргә кирәк. Алдагы көннәрдә түләгәндә - түләүне гамәлгә ашыру көне буенча квитанция формалашкан датадан пенялар исәпләүне мөстәкыйль башкарырга.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки мобиль кушымтада "Физик затның шәхси кабинеты" аша салым буенча бурыч түләп, пеняларның мөстәкыйль расчетын төшереп калдырырга мөмкин, алар һәрвакыт он-лайн форматта бурыч турындагы мәгълүматларны чагылдыра. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында реквизитлар буенча салымнарны электрон янчык принцибы буенча бердәм салым түләве ярдәмендә түләргә мөмкин.

Банклар, Россия почтасы бүлекләре һәм түләү терминаллары аша түләүнең традицион ысулларыннан файдаланырга мөмкин.

Салымнарның барлык шушы ысуллары белән башка физик затлар - ир белән хатын, балалар, ата-аналар яки танышлар өчен тоткарлыксыз түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International