Узган атнада «Август-Кама Тамагы» агрофирмасының «Сөкәй» фермасы тәүлеккә рекордлы савым 10 тоннага җитте.
Хуҗалыкны «Август» компаниясе сатып алган вакытта тәүлеклек савым күрсәткечләре 3,6 тонна тәшкил итте. Узган ярты елда баш санын оптимальләштерү һәм рационны яхшырту буенча комплекслы чаралар үткәрелде. «Сөкәй» савым сыерлары саны 530 баш.
- Көтүне сөт комплексында яраксызга чыгарганнан соң иң продуктив терлекләр тотыла. Биредә алар отёлга, чишелешкә әзерлек узалар. Хайваннарны продуктивлылык төркемнәре буенча бүлгәннәр, ашату группалар буенча туплана. Рационга кукуруз һәм сыра дробинасы, көнбагыш шроты өстәү мөмкинлеге барлыкка килде. Нәтиҗәдә туклану балансланган, бу комплекста башка чаралар белән чагылыш тапкан, - дип сөйләде «Август-Кама Тамагы» терлекчелек буенча генераль директор урынбасары Владимир Симанов.