Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Кудерметова Ләлә Ринатовна Кама Тамагы муниципаль районында булдылар.
Халык белән очрашу район мәдәният йортында узды, анда чыгыш ясап, депутатлар партиядәшләрнең эшләре һәм планнары турында сөйләделәр, залдан яңгыраган сорауларга җаваплар бирделәр.
Аннары «Гипсовая компания» ҖЧҖендә булдылар, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Кудерметова Ләлә Ринатовна күргәзмә стендлары белән таныштылар, завод территориясен карадылар.
Визит барышында эшлекле очрашу узды, анда хезмәт коллективына тулаем республика өчен һәм безнең район өчен башкарылган эшләр турында сөйләделәр.