Бүген, 2021 елның 28 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршында районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән җыелыш узды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Яңа коронавирлы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.
Минвәлиев Ильяс Илдус улы - «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы
2. Районның торак пунктларында су белән тәэмин итү турында. Проблемалар.
Гыйльманов Илнур Илфат улы - «УЮТ» МУП директоры
3. Авыл хуҗалыгы җирләрен арендага бирү, милекчене билгеләү турында.
Вязникова Ирина Алексеевна - Кама Тамагы муниципаль районының мөлкәт һәм җир кишәрлекләре палатасы Рәисе вазыйфаларын башкаручы.
4. Район газетасына язылу компаниясенең барышы турында “Волжские зори”.