Гадәттән тыш хәл режимы Татарстанның 38 районында эссе һава торышы аркасында игълан ителде

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында муниципаль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелү турында күрсәтмә 38 муниципаль район буенча имзаланды, анда аномаль температурага бәйле рәвештә куркыныч агрометеорологик күренешләр расланды.

Болар: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнары.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең потенциалын саклау чараларына багышланган иде. «Республикада һава шартлары, продуктив яңгырлар булмау авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыру һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Килеп туган вазгыять турында фикер алышырга һәм килеп туган эссе һава торышының тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм республиканың азык-төлек белән тәэмин ителешен саклау чараларын бергәләп эшләргә кирәк».

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, "июнь температура һәм явым-төшемнәр күзлегеннән аномаль булды". Ул ассызыклаганча, республика территориясендә явым-төшем күләме зур булмаган, шуңа охшаш вәзгыять 1989 елда, 1998 һәм 2010 елларда күзәтелгән. «Бүген явым-төшемнәр локаль, ә фронт характерында түгел, - диде Сергей Захаров. - Туфракта дым запасы түбән - продуктив дымлылык 100 мм дан да кимрәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International