2021 елның 07 июлендә Кама Тамагы муниципаль районының “Аргамак” балаларны савыктыру лагере территориясендә район башлыгы Н.А. Вазыхов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Сороковнина, лагерь кураторы Р.Г. Шәмсетдинов һәм лагерь начальнигы А.Ф. Якупов катнашында күчмә киңәшмә узды.
Әлеге лагерьда эшләүчеләрнең хезмәт вазифаларын башкарганда, шулай ук ял, мәдәни һәм спорт чараларын уздырганда санитария-дезинфекция режимы таләпләрен үтәве турында мәсьәлә каралды. Шулай ук ике телдә мәдәни-массакүләм чаралар уздырганда контрольне көчәйтү турында да фикер алыштылар.