Җәйге каникулларда - 11 июльдә Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең ватаны булып Франция санала. 1995 елдан бирле бәйрәм ителә һәм Европа илләрендә популярлыкка ирешә.
Район балалар китапханәсе, Кама Тамагы муниципаль районының «Кояшкай» балалар бакчасы белән берлектә, балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар шоколад турында бик күп серләр белделәр, әлеге тематикага караган әдәбият белән таныштылар.