Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия почтасы көне белән котлыйм!
Почта - ул иң борынгы элемтә төрләренең берсе һәм, яңа технологияләр даими үсүгә карамастан, ул иң арзан элемтә чараларының берсе урынынын саклап кала. Заманча почта элемтәсе халык өчен киң спектрлы хезмәт күрсәтә: газетаның яңа номерыннан алып пенсияләр һәм социаль пособиеләр түләүгә кадәр. Бүген почтальон - пенсионерлар, социаль түләүләр алучылар йортларында көтеп алынган кунак.
Бу көнне барлык почта элемтәсе хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тынычлык телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов