Бүген, 2021 елның 10 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районының Сөкәй авылы янындагы Идел ярында “Булгария” теплоходы һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу чарасы узды. Һәлак булганнарны искә алырга аларның туганнары һәм якыннары, шулай ук әлеге куркыныч вакыйгада катнашучылар җыелган иде.
Искә алу чарасында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Илдар Ирек Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Камил Әсгать улы Нугаев, Татарстан Республикасының кече үлчәмле судлар буенча баш дәүләт инспекторы, су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык бүлеге башлыгы Юрий Владимирович Венедиктов, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Ремпубликасы буенча баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Ирек Илгизович Кадамов катнашты.
Истәлекле митинг башланганчы ук туганнары һәм һәлак булганнарның якыннары мемориаль комплекс территориясендә төзелгән часовня һәм мәчеттә булдылар. Чарада алып баручылар һәлак булганнарның фамилияләрен һәм исемнәрен укыдылар. Бу фаҗига кагылмаган кешеләргә дә күз яшьләрен тыю кыен. Аннары бер минут тынлык һәм мемориаль тактага чәчәкләр кую булды. Кама Тамагы урта мәктәбе яшьләре матәм кәрзине салдылар.
Шуннан соң катнашучылар Иделнең биек ярына юнәлделәр, анда фаҗига булган урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәге хезмәткәрләре искә алу венкаларын суга төшерделәр.