«Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе ун елдан артык су төбе һәм яр буе территорияләрен чистарту, шулай ук табигать объектларын чистарту буенча экологик акцияләр үткәрә.
Бүген, 2021 елның 17 июлендә, муниципаль район башлыгы Н.А.Вазыйхов һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Н.А.Васин катнашында табигать объектларын чистарту буенча экологик акция Кама Тамагы муниципаль районында да узды. Акциядә район оешмалары һәм яшьләре катнашты.