Изге Корбан бәйрәме белән!

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм – республикабыздагы күп милләтле халыкның рухи мирасының аерылгысыз өлеше. Ул рухи һәм әхлакый чисталыкны символлаштыра, ислам диненең кыйммәтләрен – диннәргә  тигез караш, мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтне үз эченә ала.

Безнең тату республикабызда төрле дин вәкилләренең традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр, халыклар дуслык мәңгелек булыр дип өметләнәм.

Изге Корбан бәйрәме сезгә игелекле эшләр кылыр өчен көч бирсен, барлык башлангычларда уңышлар китерсен, һәркемнең күңеле шатлык белән тулсын. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык телим, һәр йортта иминлек, җылылык булсын!

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                   Н.А.Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International