Обручева Анна Тихоновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

21 июль көнне Кама Тамагы МР башлыгы урынбасары Г. А.Габидуллин һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы И. А. Зиновьев Обручева Анна Тихоновнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән чәчәкләр, котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Анна Тихоновна Питрәч районының Свобода бистәсендә туа. Гаиләдә өч сеңлесе һәм әнисе , әтисе иртә вафат була. Балалар барысы да бик тырыш булалар. Иң авыр еллар Бөек Ватан сугышына туры килә. Ун яшьлек  Аннага өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килә. Иген басуларына йөри. Олы апасы фермада эшли, язын үгезләрдә сөрергә туры килә. Бистәдә башлангыч мәктәпне тәмамлап, Анна 7 сыйныфка кадәр районга укырга китә. Алга таба  институтка укырга керергә хыяллана. Гаиләнең матди хәле бу хыялны җимерә. Анна Тәмте авылына китә, анда бакчачылар мәктәбенә (татар җиләк-җимеш фәнни-тәҗрибә станциясе) укырга керә һәм бакчачы-агроном һөнәрен ала. Авылда Обручев Михаил белән таныша. Кияүгә чыга һәм бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Пенсиягә кадәр киномеханик булып эшләгән,кешеләргә ул вакытта иң мөһим сәнгатьне күрсәткән. Кинопрокатта фильмнар алып, авылга - кышын атта, ә җәен су транспорты белән кайта. Һинд фильмнары аеруча популяр була, залда урыннар җитмәгәнлектән урындыклар куйганнар. Ире вафат булганнан соң 12 ел балалар белән яши, ә аннары Семин Анатолийны очрата. Аның белән  инде 35 ел бергә яшиләр. Уртак хуҗалык алып баралар, үгезләр, сыер, дуңгызлар, кош-корт асрыйлар. Бәйрәмгә бөтен гаилә бергә җыела, икесенә 15 оныклары һәм күп оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International