Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән җыелыш

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 26 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының киңәйтелгән җыелышы узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды:

1. Яңа коронавирус йогышы таралуга каршы тору чаралары турында (Минвәлиев Ильяс Илдус улы-Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең баш табибы)

2. Районда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында (Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шәрәфиев Алмаз Мансур улы)

3. "Кама Тамагы муниципаль районының Тенеш шәһәр тибындагы поселогы"  муниципаль берәмлегендә төзекләндерү буенча алып барыла торган эш турында (Гыйниятов Илнур Таһир улы -" Кама Тамагы муниципаль районының Тенеш шәһәр тибындагы поселогы " муниципаль берәмлеге башлыгы)

4. Хуҗалык әйләнешеннән чыгарылган Татагролизинг милкен Кама Тамагы муниципаль районы җирлекләренә тапшыру турында.

Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе турында Кама Тамагы муниципаль районы «мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Гимадеева Елена Александровнадан мәгълүмати хәбәр.

Сорокин Александр Ивановичка Кама Тамагы муниципаль районы Бышлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International