Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы тарафыннан гражданнарны бердәм кабул итү

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 6 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча кеше хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш санитария табибы тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесенә - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә “Skype” программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Мария Патяшинага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International