Бүген Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә яңа мәктәп директорын тәкъдим иттеләр.
2021 елның 2 августыннан «В.П. Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе» МБОУ директоры итеп Муратьязова Елена Юрьевна билгеләнде.